Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!»: Югары Кондрата авылы халкы махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм әзерли

Чистай районының Югары Кондрата авылы кешеләре хәрбиләргә шифалы май(мазь), эчке киемнәр тегәләр, файдалы пасталар әзерлиләр.

Авылда «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» волонтерлар клубы оештырылган. Алар Югары Кондрата авылы мәктәбендә, аерым йортларда җыелышалар.

Бу эшне авылның активлары Татьяна Павлова белән Вера Турганова башлап җибәргән. Алар Елена Тарасовалар йортында учак кабызу өчен ут (розжиглар), могҗизалы-мазь ясауга керешкәннәр. Аларның бу игелекле эшенә Елена Тарасова, Анна Федотова да кушылган. 

Авыл халкы да читтә калмаган. Алар бик теләп кирәкле чималны булдыру өчен, акчалата ярдәм иткәннәр. 

«Могҗизалы мазь составына табигый ингредиентлар гына керә: үсемлек мае, балавыз кисәге(прополис), йомырка сарысы. Бу шифалы катнашма пешүдән барлыкка килгән яраларны тизрәк төзәтергә ярдәм итә, шуңа күрә фронтта бик кирәкле чара булып тора. Ә Амосов пастасын ясау өчен курага, кара җимеш, йөзем, финики бал, чикләвек һәм лимон кирәк. Волонтерлык эшендә авыл халкы тырыша. Елена Тарасова 80 яшен тутырса да, хәрбиләребезгә ярдәм итүгә үз көчен куя. Хәзерге вакытта без мәктәптә волонтерлык эшебезне маскировка челтәрләре үреп, егетләребез өчен эчке киемнәр тегеп дәвам итәбез. Әлбәттә, авыл халкының ярдәменнән башка без бу эшне булдыра алмас идек, аларга чиксез рәхмәтлебез», – дип сөйләде Югары Кондрата авылыннан Вера Турганова.

Югары Кондрата авылы мәктәбе директоры Елизавета Паишева фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев