Үзәк банк яңартылган банкноталар чыгарачак
Россия банкы якындагы өч елда 10, 50 һәм 500 сумлык модернизацияләнгән банкноталар чыгарырга планлаштыра.
Яңартылган банкноталарның дизайны үзгәрәчәк. Моннан тыш, алар яхшырак якланган булачак, дип хәбәр ителә регулятор материалларында.
Үзәк банкта аңлатуларынча, купюралар ялган акчалар ясауны профилактикалау максаты белән модернизацияләнә.
Россия банкы бөтен номиналь линейканы бердәм стильдә итәргә омтыла. Дизайнның төсләре һәм элементларында дәвамчанлык сакланырга тиеш, ә банкнотларны кешеләр дә (шул исәптән начар күрүчеләр), автомат җайланмалар да җиңел танырга тиеш.
Элегрәк Үзәк банк матбугат конференциясендә Казан Игенчеләр сарае һәм өчпочмаклар рәсеме төшерелгән 1000 сумлык яңа купюра тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев