Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Үрилеләр 290 ел элек төзелгән чиркәү урынына барганнар

Һәр елны, май аенда, язгы эшләр тәмамлангач Балык Бистәсенең Үри авылы өлкәннәре җыелып, 290 ел элек салынган, әмма хәзер инде юкка чыккан беренче чиркәү урынына баралар.

Бу урын безнең өчен изге санала. Анда әбиләр җыелып иман укыйлар, чиркәү урыны аруландырыла.

«Бергәләшеп ботка пешерәбез, тәмләп чәй эчәбез, узган елларны искә алабыз. Бу гадәт авылның тарихын, милли кыйммәтләрен сакларга ярдәм итә.

Бу бик күркәм күренеш! Үри Чаллысында 1736 елда авыл янындагы биек тау өстенә агачтан чиркәү салына. Шуңа, изгеләр шунда күмелгәндер, дигән фикердә инде авыл халкы. Ел саен Христос күккә күтәрелгән көн җиткәнче дип, аруландырырга менәбез. Бу урын, мөгаен, күпме күз яшьләрен, шатлыклы мизгелләрне, өметләрне хәтерлидер. Чиркәү инде юк, әмма аның урынын авыл кешеләре онытмый. Анда чачауник та куелган. Тирә-ягын авыл халкы чистартып, карап тора.

Ботканың хуш исе, чәйнең җылысы, әбиләр әйткән иманнар – болар барысы да бергә кушылып, вакыт аша үтеп, бүгенге көнгә килеп җиткән мирасны баета. Бу мирас – авылның йөзе, аның тарихы, аның киләчәге», – дип хәбәр итте Евдокия Толстова.

 

Е. Толстова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев