Укытучы да, хат ташучы да Елизавета Ефимова зур хезмәт юлы узган
Мамадыш районының Усали мәктәбенең 11нче класс укучысы Владимир Смирновның әбисе турында язган сочинениясен тәкъдим итәбез.
Кеше тормышы эштән генә тора дисәк тә, ялгыш булмас. Минем әбием Елизавета Ефимова да зур хезмәт юлы узган. Башта ул мәктәптә математика укытучысы булып эшләгән. Математика фәнен үлеп яратмасам да, әбиемнең аңлатуы бик ошый миңа: гади, җиңел итеп төшендерә белә. Шуннан чыгып, әбием үз фәнен яраткан, укучыларда математикага карата мәхәббәт уяткан, дип уйлыйм. Ул миңа: «Балакаем, укы, белем гомер буе кирәк», — дип киңәш бирә.
Кайбер сәбәпләр аркасында, әбиемә мәктәптән китәргә туры килә. Ул почтада эшли башлый. Авыл халкына газета-журналлар тарата, хатлар өләшә, пенсия акчасы бирә. Ярый ла, хәзер юллар — асфальт. Элек хат ташучы әбием яз-көз пычрак ерган, кар-бураннарда да йөргән. Ул вакытта халыкка газета-журналлар бихисап күп килгән. Әби башка авылларга да почта тараткан. Гәүдәгә кечкенә генә әбием ат җигеп чыгып китә торган булган.
«Ничек эшли алдың? Ничек курыкмадың?» — дип сорыйм әбиемне кызганып. «Ул вакытта интернет юк, бөтен яңалык — газета-журналларда. Бер хәрефен дә калдырмыйча укыйлар. Читтәге кешеләр белән дә бердәнбер аралашу чарасы — хат. Кешеләр көтеп торгач, һичшиксез, авылларга һәркөнне үз вакытында барып җитәргә кирәк иде», — дип искә төшереп сөйли. Аның тыңлаганда сокланып утырам. Әбием Елизавета Васильевнаның көндәлек тырыш хезмәте күпме кешегә файда китергән бит.
Олыгаеп барса да, кул кушырып, тик утыра торганнардан түгел ул. Буш вакыты булса, кулына энә-җеп тота: бәйли, чигә, әллә нинди чигү өлгеләре уйлап чыгара.
«Заманалар акчага гына кайтып калды, балалар. Дөрес, бу кыйммәтчелек заманында акчасыз да булмый. Эшең кешеләргә файда һәм шатлык китерсен. Хезмәт сөйгән кеше бу тормышта югалмый», — дип әйтергә ярата әбием.
Әбиемә район һәм Татарстан грамоталары бирелсә дә, аның хезмәте тиешле бәясен алмаган дип саныйм. Кызганыч, андыйлар күпләр...
Владимир СМИРНОВ,
11нче класс укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев