Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Туым Жондозы»нда «Туганайлар»дан махсус бүләккә Богдан Андреев лаек булды

«Туым жондозы-Рождественская звезда-2026» конкурс-фестиваленең Гала-концертында финалистларга махсус бүләкләр дә тапшырылды.

Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым Жондозы»-«Рождественская звезда» конкурс-фестивале быел 14нче тапкыр оештырылды. Гала-концертта катнашучыларның һәрберсе I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары белән бүләкләнде. Шулай ук, оештыручылардан махсус бүләкләр дә каралган иде. 

«Туганайлар» газетасының махсус бүләгенә – Кукмара районының Үрәсбаш авылыннан Богдан Андреев ия булды. Аңа күптән түгел басылып чыккан «Мирас» китабы һәм наушник бүләк ителде. Богданның үзе гармунда уйнап керәшен җыруы башкаруы «Туганайлар» редакциясен таң калдырды. 

«Туым Жондозы» фестивалендә икенче ел рәттән катнашам. Гармунда уйнавыма инде 3 ел буладыр, спортны да үз итәм. Быел ике җыр башкардым: «Урманнарга керсәм» һәм «Аппагым». Беренчесен үзем гармун уйнап башкардым», – дип сөйләде Богдан.

Шулай ук, Богдан Андреев «Халык вокалы» номинациясендә (12-17 яшьлекләр) I дәрәҗә лауреат булды.

Фото: Фрида Вәлитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев