«Туганайлар» редакциясе язылучылар арасында розыгрыш уздырган иде. Иң шәп бүләкнең берсе Мамадыш ягына китте.
2026 елның беренче яртыеллыгына газетага язылган 107 кеше арасында блендер, пар үтүге, юрган, ортопедик мендәр, урын-җир комплекты һәм яңа китаплар уйнатылды. Татарстанның төрле районнарыннан килгән квитанцияләр арасында отылган бүләкнең берсе мендәр (ортопедический) – Мамадыш районының Чия Башы авылыннан Тамара Максимовага кайтып китте.
«Туганайлар» газетасына язылмыйча калган юк, барыбыз да яратып укыйбыз. Казанда яшәүче балаларыбыз да, кайткач газетаны укымыйча китмиләр. Рәхмәт сезгә!», – дип җылы теләкләрен җиткерде Тамара Максимова.
Нет комментариев