Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Туганайлар» газетасы «Питрау бәйрәме — җәй яме» фотокүргәзмәсе тәкъдим итә

13 июль көнне Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) «Туганайлар» газетасы редакциясенең «Татар-информ» мәгълүматы агентлыгы белән берлектә оештырылган «Питрау бәйрәме — җәй яме» фотокүргәзмәсен ачу тантанасы була.

Фотокүргәзмәдә республика күләмендәге «Питрау» керәшен мәдәнияте фестивалендә 2017 һәм 2019 елларда төшерелгән 20 фото урын алган. Питрау мизгелләре сурәтләнгән ул фотоларның авторлары — Рамил Гали һәм Илнар Тухбатов. Югары профессиональлек үрнәге булган ул фотоларның һәркайсына текстлар — танылган керәшен һәм татар шагыйрьләренең шигырьләреннән, керәшен җыруларыннан алып язылган.

Питрау җыены Мамадыш районының Җөри авылында беренче тапкыр 1999 елда үткәрелә.

2002 елдан «Питрау» керәшен мәдәнияте фестивале буларак оештырылып килә. 2008 елда Татарстан халыклар Ассамблеясе канаты астында үткәрелә торган этник бәйрәмнәр исемлегенә рәсми рәвештә теркәлде. 

Питрау — ул, барың бергә күңел ачу, халык җыруларын яңгырату, җырлы-биюле түгәрәк уеннар. Җөри авылының Тырлау аланы Питрау фестиваленә килүче дистәләрчә мең кешене кочак җәеп каршы ала. Бәйрәмгә үзебезнең Татарстан һәм, шулай ук, Башкортстанның — Бакалы, Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк, Чибәркүл районнарыннан, Самара, Удмурт республикасының керәшеннәр күпләп яши торган төбәкләреннән фольклор ансамбльләре килә.

Күргәзмәдә урын алган фотолар Питрау җыенының кабатланмас мизгелләре белән таныштыра, керәшен бәйрәме турында күзаллау мөмкинлеге бирә.

Фотокүргәзмә бары тик 20 июльгә кадәр генә эшләячәк.

Барыгызны да 13 июль көнне 13:00 сәгатьтә (Московская урамы, 2нче йорт) көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев