Түбәнкамалылар Олы көнгә чакыра
Түбәнкамалылар районкүләм Олы көн (Пасха) бәйрәмен быел Кече Җирекле авылында уздырырга җыеналар.
Түбән Кама районы керәшен оешмасы өченче елын инде Олы көн бәйрәмен авылларда уздыра. 2024 елны – Балчыклыда, 2025 Нариман авылында районкүләм Олы көн бәйрәме оештырылган иде. Олы көнне районның керәшен авылларында уздыру – карендәшләрне, бигрәк тә яшьләрне халкыбызның борынгыдан килгән бәйрәмнәре аңа бәйле уен-йолалар, җыруларыбыз белән таныштыру максатыннан эшләнә.
Быел Кече Җирекле авылы район һәм шәһәрдә яшәүче барлык карендәшләрне Олы көнгә үзенә җыячак. Традиция буенча, анда барлык керәшен фольклор коллективлары катнашачак. Аерым алганда, Түбән Камадан – «Сүрәкә», «Баш чишмә», «Җиз кыңгырау», Балчыклыдан – «Балчыкла җиңгиләре», Нариманнан – «Нариман керәшеннәре», Җирекленең үзеннән «Җирекле моңнары» фольклор ансамбльләре һәм башка коллективлар чыгыш ясаячак. Олы көнгә бәйле уеннар, ярышлар оештырылачак.
Олы көн бәйрәме 19 апрельдә көндезге 11 сәгатьтә Кече Җирекле авылы клубы янында булачак.
Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Комментарии
1
0
Туганайлар, Олы көнебезне Данларга җыелышыйк! Күрсен дөнья безнең халык бәйрәмнәрен!
0
0