Түбән Кама шәһәренең А.Шаповалов исемендәге 31нче лицеенда «Ана һәм балалары – милли киемнән» дигән фото-конкурсы узды.
Әлеге фото-конкурста керәшен кызы Василиса да катнашты. Василиса Степанова 8нче класста укый, «Җиз кыңгырау» керәшен фольклор ансамблендә җырлап йөри. Конкурста Василиса, аның әнисе Альбина һәм әбисе Раиса белән бергәләп катнаштылар. Аларның элгәреге керәшен киеменнән төшкән фотоларыннан тарих үзе карап торадыр шикелле. Чынлыкта да бу шулай, чөнки Раиса түти өстендәге керәшен күлмәге XIX гасырда киндер тукымадан тегелгән.

Ә күлмәкнең тарихы Менделеев районыныдагы иске Гришкин авылына барып тоташа. Заманында ул күлмәкне Раиса түтинең әнисе киеп йөргән. Күз карасыдай кадерле мирас гаиләдәге хатын-кызларның берсеннән-берсенә күчеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Ул күлмәк Стевапановлар гаиләсендә кадерле бер ядкарь, олы мирас буларак саклана.


Эльза Багдиева фотолары
Нет комментариев