«Балчыклы җиңгиләре» керәшен фольклор ансамбле җырчы Рәзинә Гайнемөхәммәтова юбилеена җыелган кунакларны гаҗәпкә калдырган.
Түбән Кама районының «Балчыклы җиңгиләре» керәшен фольклор ансамбле җырчы Рәзинә Гайнемөхәммәтова юбилеена сюрприз әзерләде. Туган көндә бәйрәм табынына җыелган кунаклар ишектән җырлый-җырлый керүчеләрне күреп, бер мизгелгә гаҗәпләнеп калдылар. Ул да түгел, керәшен киемле «Балчыклы җиңгиләре», җыру әйтә-әйтә, табындагыларның бар игьтибарын үзенә тартты. Җырлы котлауларга, изге теләкләргә кушып, матур чәчәк бәйләме һам бүләкләрен тапшырдылар.
Үз бәйрәменә шундый сюрприз-бүләк әзерләгәннәре өчен, юбиляр да рәхмәт җиткерде. Үзенә хас юмор катыш шаяру аша: «Бу керәшенне кайдан таптыгыз?» — дип керәшен күлмәге кигән гармунчыга таба ымлады. Керәшен җегете, әлбәттә инде, Рәзинә апаның гомер буе тормышта да, сәхнәдә дә янәшәсендә булган пары Флүр абый иде…
«Балчыклы җиңгиләре» белән аларны иҗат дуслыгы бәйли. Рәзинә һәм Флүр Гайнемөхәммәтовлар — шәһәрнең беренче көннәреннән мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертуче шәхесләр. Чыгышы белән шушы районның Түбән Уратма авылыннан булган җырчы Рәзинә апа белән аның гармунчы ире Флүр абый озак еллар дәвамында «Ләззәт» ансамбленең йөрәге булдылар. Аларның Гайнемөхәммәтовлар гаилә ансамбле, озак еллар дәвамында илнең төрле төбәкләрендә оештырылган Федераль Сабантуйларны да бизәде. Түбән Камадагы бер генә бәйрәм дә Гайнемөхәммәтовлардан башка узмый. Алар бик күп яшьләргә җыр сәнгатенә юл ачты, аларның талантын устерергә ярдәм иттеләр.
Эстрада да гына түгел, алар фольклорга да аерым ихтирамлы мөнәсәбәттә. Мисалга, Балчыклы авылының «Балчыклы җиңгиләре» керәшен фольклор ансамблен китерү дә җитәдер. «Балчыклы җиңгиләре«нә Рәзинә һам Флүр Гайнемөхәммәтовлар һәрдаим ярдәм итеп, терәк булдылар. Гармунчы буларак, Флүр абый әле хәзер дә аларга концертларга, бәйрәмнәргә әзерләнергә булыша. Киләчәктә да иҗат дуслыгы дәвам итсен, халкыбыз мәдәниятен, фольклорны үстерүдә кулга-кул тотынып эшләсеннәр.
Ольга Вәлиуллина, «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев