Түбән Кама артисты Юрий Павлов фильм төшергән
Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры артисты Юрий Павлов Резедә Зарипованың «Акыллы бака дәресләре» әкияте буенча филь төшергән.
Бер сәгатьлек фильм вакыйгалары Түбән Кама районының Болгар авылында бара. Сюжет үзәгендә — Шамил исемле малай. Ул дәү әнисе янына кунакка кайта һәм көтмәгәндә бер бака белән таныша. Нәкъ әкиятләрдәге кебек, бака малайның дустына, сердәшчесенә һәм киңәшчесенә әйләнә. Шул мизгелдән геройның тормышы бөтенләй башка юнәлеш ала.
Шамил ролен яшь актер Дмитрий Краюхин башкара. Фильмның режиссеры — Юрий Павлов, продюсеры — Гүзәл Шәмәрданова. Картина ел ярым элек төшерелгән. Режиссер сүзләренә караганда, фильмның төп идеясе — балачактан ук кешедә үз-үзенә ышаныч тәрбияләү.
«Кая гына барсак те, кем белән генә аралашсак та, безгә ышаныч көче җитми. Менә шул үз-үзеңә ышануны, кәнагәтьлелек хисен, бәхетле булуны балачактан ук тәрбияләргә кирәк. Фильмның да нигезендә шул ята. Әлеге фикерне тамашачыга җиткерә алсак, мин үз вазифамны үтәдем дип саныйм. Фильмда – авыл рухы. Олылар аны караганда яшьлекләренә әйләнеп кайткандыр», — дип сөйли Юрий Павлов.
Тиздән фильмны төрле кинофестивальләрдә тәкъдим итү планлаштырыла.
Фото: видеодан скрин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев