Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Түбән Чыршылыда зур бәйрәм – авылдашлар очрашуы узды

16 августта Сарман районының Түбән Чыршылы авылында гаиләләрне, дус-туганнарны, авылдашларны берләштергән зур бәйрәм – авылдашлар очрашуы (Авыл көне) узды

Бу көн һәркем өчен бик күңелле, җанга рәхәтлек бирә торган мизгелләр белән тулы булды. Бәйрәм авыл активлары Галина Смернова, Роза Маракина тырышлыгы белән оештырылган.

“Авылның Әче аланындагы, һәр елдагыча матур итеп бизәлгән мәйданчыкта бәйрәм башланып китте. Ерактан кайткан авылдашлар бер-берсен кочаклап, елмаешып күрештеләр. Балачак хатирәләре, яшьлек еллары искә алынды, тормыш хәлләре уртаклашылды.

Бәйрәм программасы бик бай һәм кызыклы иде. Гөлназ Гәрәева алып барды, җырчы Гөлсинә Нигъмәтуллина җырлары белән ямьләндерерде.  Авылның өлкән кешеләрен котладык. Үзләре килмәгәннәр иде, бүләкләр балаларына тапшырылды.
Авылдашлар фотокүргәзмәдә үзләрен, танышларын күреп, истәлекләрен барладылар. 1 өстәлдә «2025 ел – Ватанны саклаучылар елы» диеп, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар исемлеге, аннан батыр булып кайтканнар исемлеге, шулай ук, тылдагы әби-бабайларның фотолары да бар иде.
"Керәшеннәр бәйрәм итә белә инде алар " - диде күрше авылдан килгән апалар. Балалар, олылар өчен дә төрле уеннар, ярышлар оештырылды. Түбән Чыршылыда гомер итүче Илья дәдәйнең (әниемнең олы дәдәсе) хатыны Венера Карпова үзенең шигырьләрен укыды. Авылдашларымның ыру агачларын ясаган идем, алар белән дә бик кызыксындылар”, – дип сөйләде авылдашлар очрашуына кайткан, әти-әнисе Түбән Чыршылыдан булган Роза Маракина.

Соңыннан, кунаклар самавырдан чәй эчеп, тәмле коймаклар, пироглар, конфетлар белән сыйланганнар. Түбән Чыршылы авылында узган бу бәйрәм һәркемнең күңелендә җылы хисләр, истәлекләр булып калыр.

 

" />

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев