Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Татарстанга яңгырлар килә

Татарстанда атна уртасында һава торышы шартлары үзгәрә. Республикада температура фоны югары булып кала, әмма яңгырлар башлана.

Элегрәк республикада антициклон тәэсирендә коры һәм бик җылы һава торышы урнашты. Төбәктә уртача тәүлеклек температура нормадан алты-тугыз градуска югарырак. 13 марттан бирле Казанда сигез температура рекорды куелды.

Сишәмбе һәм чәршәмбе, 31 мартта һәм 1 апрельдә, югары атмосфера басымы кыры Татарстан территориясендәге метеошартларны билгеләвен дәвам итәчәк. Явым-төшем көтелми. Төнлә термометр баганалары +4, −1 градуска кадәр (көнчыгышта мартның соңгы көнендә −5 градуска кадәр) төшәчәк. Көндез һава 8-16 градуска кадәр җылыначак.

Пәнҗешәмбегә, 2 апрельгә, каршы төндә явым-төшем булу ихтималы зур түгел. Әмма иртән һәм көндез көньяк циклонның атмосфера фронты республикага яңгырлар алып килә. Һава температурасы сизелерлек дәрәҗәдә кимемәячәк. Төнлә 0.. +5 градус, көндез +9.. +14 градус көтелә.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, җомга, шимбә һәм якшәмбе, 3, 4 һәм 5 апрельдә, төбәк территориясендә вакыт-вакыт яңгыр явачак. Температура фоны үзгәрешсез кала диярлек: төнлә 0..+5 градус, көндез +9..+14 градус көтелә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев