Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Татарстанда СВОда катнашкан ветераннар белән яңа проект эшли башлый

Республикада «Дуслар» исемле ирекле оешма төзелә, аның составына махсус хәрби операция ветераннары керәчәк. Алар полиция белән бергә җәмәгать тәртибен саклауда катнашачак.

Проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла һәм «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасының бер өлеше булып тора. Төп максат — хәрбиләргә тыныч тормышка җайлашырга ярдәм итү, аларның тәҗрибәсен җәмгыять файдасына юнәлтү.

Хәзерге вакытта оешманы рәсми теркәү эшләре бара. Аннан соң катнашучылар Татарстан Эчке эшләр министрлыгы ярдәмендә махсус укыту һәм аттестация үтәчәк. План буенча, беренче патруль сменалары 20 июньнән эшли башларга тиеш.

Проект җәмгыятьтә иминлекне ныгыту белән беррәттән, махсус хәрби операция ветераннарына яңа тормыш ритмына кайтырга да ярдәм итәр дип көтелә.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев