Татарстанда шорм кисәтүе игълан ителде
Татарстанга якын арада киләчәк көчле буран һәм кар сәбәпле, республикада шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометүзәге кисәтә.
16 февральдә кичен, төнлә һәм 17 февральдә көндез төбәк территориясендә җепшек кар кебек көчле явым-төшем, кайбер урыннарда яңгырлы кар, буран, күрү мөмкинлеге 500 метрга кадәр начараю һәм секундына 22 метрга кадәр тизлектәге көчле җил көтелә. Юлларда кар өемнәре барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә Татар-информ.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә халыкны реклама конструкцияләреннән һәм электр тапшыру линияләреннән ераграк йөрергә, түбәләрдәге карга, бозга игътибар итәргә, шулай ук куркыныч участокларны урап узарга чакырдылар. Дәүләт автоинспекциясе шулай ук торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев