Татарстанда балигъ булмаган балалар белән эшләү өчен программалар булдырылачак
Бу хакта ТР Дәүләт Советының Президиум утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтте. Программалар эшләү бурычын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов куйган.
Утырышта парламентарийлар балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссияләр турында республика законын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Ләйлә Фазлыева Татарстанда эчке исәптә торган һәр балигъ булмаган бала белән адреслы эшне көчәйтергә кирәклеген ассызыклады.
«Бу 88 меңнән артык бала. Профилактика эше буенча һәркемгә индивидуаль юлны табарга кирәк», – диде вице-премьер.
Ул республикада балигъ булмаган балалар эшләре буенча республика комиссиясе һәм 52 муниципаль комиссия гамәлдә булганын искәртте. Казан һәм Яр Чаллыда өстәмә шәһәр комиссияләре дә бар. Муниципалитет башлыклары муниципаль комиссия рәисләре булып тора.
«Республика комиссиясе инициативасы буенча бу елдан муниципаль берәмлек башлыклары балигъ булмаган балалар белән эш торышы буенча Татарстан Рәисенә атна саен хисап белән чыга», – дип белдерде Ләйлә Фазлыева.
Узган елда муниципаль комиссияләр тарафыннан 1690 утырыш үткәрелгән, шул исәптән 416 киңәйтелгән һәм читкә чыгып 94 утырыш оештырылган. 12 меңгә якын административ материал каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев