Татарстанда аюлар саны арткан
Хәзер республикада 80ләп баш аю исәпләнә.
Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм комитет каршындагы экспертлар советының уртак утырышында Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов әйтте.
«Татарстанда, гомумән, бөтен илдә аюлар саны арта — гомумроссия тенденциясе шундый. Аучыларның кызыксынуы кимеде, һәвәскәр аучылар гына чыкса. Аучыларга аюның тиресе дә, ите дә кызык түгел», — диде Рамил Шәрәфетдинов.
Аның сүзләренчә, баш саны артуын аңлагач, аюларны Татарстанда Кызыл китаптан чыгарганнар.
«Әгәр куркыныч янаса, санын көйлисе булса, оператив мөмкинлекләр булсын дип, без аюларны Кызыл китаптан чыгардык. Әлегә аюлар саны буенча чаң кагарлык дәрәҗәдә үк түгел, ләкин төньякта куе урман регионнары белән чиктәш булганга, аннан миграция бар», — дип белдерде Рамил Шәрәфетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев