20 октябрь — Халыкара пешекчеләр көне.
Тормышта кайсы белгечлек иң кирәклесе дисәң, аерып кына әйтеп булмый: табиб, укытучы, төзүче, саный китсәң, чиксез. Ә бит эчеңдә «ач бүреләр» уласа, ризыктан башка берни уйлап та, эшләп тә булмый. Менә шуннан повар һөнәренең ни дәрәҗәдә кирәкле икәне аңлашыла инде.
Ярым фабрикатлар әзерли, банкетлар ясый
Венера Нислина (Арсланова) — Мамадыш районының Владимир авылыннан, ул бүгенге көндә Казанда яши, балалар бакчасында шеф-повар булып эшли.
— Мин кафе-рестораннарда утырырга бик яратмыйм, шуңа да ризыклар пешереп дус кызларымны өйгә чакыра идем. Югары уку йортында укыганда, шулай бер кичне барысын да кунакка чакырдым. Араларында ресторанда эшләүче Илһамия исемле дус кызым мин әзерләгән ризыкны тәмле дип мактап ашагач, дәртләнеп киттем. Шуннан соң, аның янына ресторанга барып, банкет өстәлләре әзерләргә булышып йөрдем. Бу эш ошый башлады, уку белән беррәттән, повар һөнәрен үзләштердем, бер ел махсус курс та үттем. «Алга таба үсәргә кирәк» дип, Резеда Хөсәенова ресторанына эшкә урнашып, нәкъ менә шунда, повар хезмәте нечкәлекләренә өйрәндем.
Ярым фабрикатлар ясыйм, камыр ризыклары пешерәм, банкет өстәлләре дә корам. Кухняга бер керсәм, чыга алмыйм. Итле һәм камыр ризыгы пешерергә яратам. Ризык тәмле булсын дисәң, иң беренче чиратта, яратып, бар күңелеңне биреп пешерергә кирәк. Якты, чиста бүлмә, аш-су әзерләү өчен сыйфатлы кирәкярак булырга тиешлеген дә онытмаска.
Оста пешекче икәнлеген исбат итә
Кукмара районының Үрәсбаш авылы балалар бакчасында пешекче булып эшләүче Галина Никонорованың хезмәт стажы 20 елдан артык.
— Эшләү дәверендә Галина Михайловна үзенең оста пешекче икәнлеген исбат итте. Үз эшенең остазы булды, коллективның һәм әти-әниләрнең, балаларның ихтирамын яулады. Галина пешергән ризыкларны балалар бик яратып ашыйлар. Өйгә кайткач та: «Галя түти пешергән кебек пешер, әле, әни», дип сораучылары бар, — дип сөйли аның турында балалар бакчаның җитәкчесе Любовь Павлова
Күңелеңне биреп башкарсаң, ризыкның тәмле була
Югары Чура авылыннан Зоя Егорова Вахит хуҗалыгы ашханәсенә пешекче булып 2007 елда килә.
— Күп еллар Югары Чура китапханәсендә эшләдем. Махсус белемем булмаганлыктан, аннан китәргә туры килде. Әмма моңа бер дә үкенмим. Чөнки балачактан күңелем түрендә йөрткән пешекче вазыйфасын башкарам. Элек тә колхоз ашханәсендә берәрсе авырып китсә, гел мине чакыралар һәм анда да ашкынып, йөгерә-йөгерә бара идем. Иртә белән килүгә чәй һәм ашка су куеп җибәрәбез. Аннары яшелчәләр: суган, кишер, кәбестә чистарту, турау эшенә керешәбез. Бәрәңге боламыгы әзерләгән көнне яртышар капчык бәрәңге әрчергә туры килә. Терлекче кызларны иртәнге сәгать тугызынчы яртыларда сөттә әзерләнгән тәмле ботка белән сыйлыйбыз. Төшке аш өчен пешерелгән ялкауларча голубцы, токмач, борщ һәм кәбестә ашларын ашханәгә керүчеләр аеруча үз итә, кайберләре телеңне йотарлык булган бу дип, мактау сүзләренә дә күмә. Чиста-пөхтә булсаң, хезмәтеңне яратып, күңелеңне биреп башкарсаң, ризыкның барысы да тәмле була.
Алиса Смирнова Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы мәктәбендә повар булып эшли.
– Авылда яшибез. Мәктәптә повар булып эшлим. Малны күп тотабыз, ирем шуларны карый. Пешергән һәр ризык – үзенчәлекле. Балалар да «тәмле» дип ашый. Күңел биреп эшләсәң, ризыгың да тәмле була.
Нет комментариев