Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Шуранлылар СВОдагыларга һәрьяклы ярдәм күрсәтә

Мөслим районының Керәшен Шураны авыл җирлегендәге карендәшләребез махсус хәрби операциядәге якташларга гуманитар ярдәм әзерләүдә актив катнаша.

Авыл җирлеге Керәшен Шуранын, Татар Шуранын һәм Приют Шуранны берләштерә. Хәзерге вакытта өч егетләре хәрби операциядә Ватан кушкан бурычны үти. Аларга һәм хәрби операциядәге барлык ир-егетләргә авыл халкы бердәм булып ярдәм итә. 

Әле соңгы араларда гына алар коры душлар ясап, волонтёрлар аша СВО зонасына озатканнар. Керәшен Шураны авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнур Софина әйтүенчә, авыл халкы шушы җирлек килене, Мөслимдә яшәүче Гөлнара Минһаҗова аша, волонтёрлар белән даими элемтәдә тора.

СВОгдагыларга ярдәм итүдә Галина Софина, Әнисә Хәбирова һәм, шулай ук, керәшен киленнәре — Фираза Петрова, Рушания Виноградова, Зәйтүнә Яковлева, Земфира Феклина аеруча зур тырышлык күрсәтәләр. Алар коры душлар, чәй үләннәре ясап, кыр шартларындагы хәрбиләргә көнкүреш кирәк-ярагы җыеп озаталар. Җирлек халкы, үз мөмкинлегеннән чыгып, акчалата да ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев