«Сугышчы сугышны сайламый»: Якты Күлдә батырларны искә алдылар
15 февраль – Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 37 ел тулган көн.
Бу истәлекле дата уңаеннан, Зәй районының Якты Күл авылында патриотик акция уздырылды. Авыл мәдәният йорты, җирле үзидарә, китапханә хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм укытучылары бергәләп «Сугышчы сугышны сайламый» дип исемләнгән чарада катнаштылар.
Акция барышында катнашучылар «Азат итүче-Сугышчы» һәйкәле тирәсен кардан чистарттылар. Шулай ук, Әфганстанда һәлак булган интернационалист-сугышчыларны искә алдылар һәм аларның батырлыгы алдында бер минут тынлык белән баш иеп хөрмәтләделәр.

Бу акция хәтернең көчен тагын бер кат раслады. Ул безгә дөньяны яхшы якка үзгәртү мөмкинлеген искә төшерде. Үз гомерләрен Ватан өчен фида кылган батырларны кадерләп, аларның истәлеген саклау – безнең киләчәк буыннар һәм якташ-батырларыбыз алдындагы уртак бурычыбыз. Бу чара батырлык, патриотизм һәм кешелеклелекнең мөһимлеген ассызыклады.

Татьяна Егорова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев