Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Сугыш ветераннарына бердәм түләү биреләчәк

Россия Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол хатыннарына 80 мең сум түләү турында боерык имзалады.

Бу хакта «Җиңү» оештыру комитеты утырышында дәүләт башлыгы үзе әйтте дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

«Бүген фронтовикларга һәм аларның тол хатыннарына, шулай ук концлагерьләрнең кече яшьтәге тоткыннарына 80шәр мең түләү турында боерык имзаланды», — диде Путин.

Тыл хезмәтчәннәре һәм Ленинград блокадасында яшәүчеләр, концлагерьләрнең балигъ булмаган тоткыннары, һава һөҗүменә каршы оборона чараларында, диңгез һәм авиация базаларында эшләүчеләр, оборона корылмалары төзүдә катнашучылар 55шәр мең сум алачак.

«Безнең бурыч — илебезне коткарган кешеләрнең тормышы лаеклы һәм мул булсын өчен мөмкин булганның барын да эшләү», — диде Президент.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев