Субашта волонтерлар көнен билгеләп үттеләр
Волонтерлар – бик җаваплы, актив кешеләр. Чаралардан тыш, хәйрия эшләре дә волонтерларны читләп узмый. Волонтёрлар көне 5 декабрьдә билгеләнеп үтелде.
Волонтерлар ятимнәргә, өлкәннәргә, махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итәргә ашыга. Волонтер булу ул – үзенә күрә бер тормыш тәҗрибәсен туплау. Волонтёрлар көнендә, Теләче районының Субаш авыл клубы ярдәм итәргә әзер булган кешеләрнең йөрәкләре һәм җаннары берләшкән урынга әйләнде.


«Йолдызлы десант» агитбригадасы концерты нытылмас вакыйга булды.
«Сәхнәдә чыгыш ясаган мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары белән бергә, өлкәннәргә ничек ярдәм итүләре, хайваннар турында кайгыртулары һәм экологик акцияләрдә ничек катнашулары турында үзләренең чын хикәяләре белән уртаклаштылар. Концерттан соң катнашучылар һәм кунаклар чәй өстәле янына җыелдылар, тагын да җылырак һәм дусларча мөхиттә аралашуны дәвам иттеләр. Уртак проектлар, киләчәккә планнар белән уртаклаштылар», – дип сөйләде клуб җитәкчесе Татьяна Романова.

Татьяна Романова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев