Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Субаш авылының «Нардуган» керәшен халык ансамбле халыкара этник фестивальдә чыгыш ясады

«Крутушка» этнокультура фестивале 2025: Музыка, бию, театр һәм кулинария остаханәләре.

2025 елның 22 августыннан 24 августына кадәр Крутушка бистәсе традицион һәм заманча музыка, бию, театр һәм милли аш-су осталары өчен үзәккә әверелде. "Крутушка" этнокультура фестивале Россиянең һәм чит илләрнең меңләгән тамашачысын һәм катнашучысын җыеп, музыка дөньясындагы иң якты һәм күпкырлы вакыйгаларның берсе булуын яңадан раслады.

"Крутушка" фестивале Россия, Болгария, Һиндстан, Әрмәнстан, Иран, Монголия, Исландия һәм башка илләрнең мәдәниятләре буенча уникаль музыкаль сәяхәт тәкъдим итте. Программада 500дән артык башкаручы һәм 70кә якын коллективның чыгыш ясады. 

Субаш авылының «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле дә  XV нче халыкара этник фестивальдә катнашып, чыгыш ясап кайтты.

«Бу абруйлы фестивальдә катнашу – ансамблебез өчен зур казаныш һәм мөмкинлек булды. Без үзебезнең бай мәдәниятебезне, җыру-биюләребезне һәм йолаларны киң җәмәгатьчелеккә күрсәтә алдык. «Нардуган» ансамбле, һәрвакыттагы кебек үк, югары дәрәҗәдә, осталык һәм җанлылык белән чыгыш ясады», – дип сөйләде ансамбль җитәкчесе Татьяна Романова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев