Субаш авылы кызы Нина Тимофеева: «Үзем белгән һөнәрләр өчен әбиемә-әниемә рәхмәтле»
Нина Николаевна, Теләче районының Субаш авылыннан. Әбисе турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
Нина Николаевна бала чакларын искә алып, әбисе турында сөйләде:
«Әбием балачактан киндер суккан. «Станокка аягым да җитми иде», – дип сөйләгәне әле хәтеремдә. Ул авылда яхшы тегүче булган. Авылдашлар ул теккән киемне шатланып киеп йөргәннәр. «Керәшен күлмәкләрен күп тектем», – дип әйтә иде. Шулай ук, әбием бик тигез итеп җон эрли иде. 90 яшькә җиткәндә дә, эрләп бирергә җон алып килүчеләрне кире борып чыгармады».
Элгәре бит тирә-күршеләр бергә җыелып, кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр, кич утырганнар, уен-көлке, тапкыр, шаян сүз белән күңел ачканнар.

Нина Тимофееваның мамасының әнисе – җырак әбисе Угапый (Баширова Агафия) тугыз бала үстергән, һәрберсенә бөтен Туплат (Иванай) кешесе кызыгырлык матур киемнәр теккән.
«Мамам яшь чакта чигү остасы булган. Мамам чиккән кашагаларны, эскәтерләрне, тастымалларны, бистәрләрен әле дә мин мәктәптә үткәрелгән чараларда кулланам. Картайгач та кул эшен ташламады. Безнең һәрберебезгә җомшак җылы оекбашлар бәйләп кенә торды.
Мин үзем балачактан тегәргә ярата идем. Курчакларымны матур киемнәр тегеп киендерә идем. Бервакыт тупый теккәч, Думый (Домна) әбием, үзе оста тегүче булса да, миңа: «Син җырак әбиең кебек оста тегәсең», – дигән иде. Әбием күлмәкләрдән калган кечкенә тукыма кисәкләреннән миңа алъяпкычлар тектертә иде. Хәзер дә берсен саклап тотам. Яшүсмер чагымда чигү белән мавыгып алдым, хәзер күбрәк бәйлим. Гаиләмә кирәк әйберләрне үзем бәйлим. Кызыма да кул эшләрен өйрәтергә тырышам. Үзем белгән һөнәрләр өчен әбиләремә, мамама бик рәхмәтлемен», – ди Нина.
Нина Тимофеева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев