Әгәр идарәче компанияләрнең тәкъдиме булса, Республиканың студентлар отрядлары урамнарны кардан чистартырга әзер.
Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.
— Кар күп яву сәбәпле, студентларны җыештыру эшләренә җәлеп итү өчен мөмкинлек бар. Әгәр дә идарәче компанияләр мондый хезмәттәшлеккә әзер булса, министрлык эшне оештыруда ярдәм күрсәтергә риза, — диде Азат Кадыйров.
Студентларның хезмәт отрядлары республика үзәге директоры Василий Ислаев яшьләрнең мондый эшчәнлеккә әзер булуын әйтте. Бүген кайбер урыннарда студентлар кар белән көрәшергә ярдәм итә икән инде.
Нет комментариев