Сөенеч! Алиса Аглеева икенче тапкыр әни булды
Хәбәрләр

Сөенеч! Алиса Аглеева икенче тапкыр әни булды

Бу сөенечле хәбәр белән ул үзе уртаклашты.

Мамадышта яшәүче Алиса һәм Айрат  Аглеевлар өчен яңа 2026 ел зур шатлык китерде.

Берничә ел республика керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе булып эшләгән карендәшебез Алиса икенче тапкыр әни булды. 2 яшьлек Кәримгә Ирек исемле энекәш алып кайттылар. 

Без бу гаиләгә сәламәтлек, татулык телибез, бәхетле, озын гомерле сабый булсын!

 


Нет комментариев