Хәбәрләр

Село Чурада йөкле хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм уздырылды

7 октябрьдә Кукмара районындагы Село Чура мәдәният йортында Бөтенроссия йөкле хатын-кызлар көненә багышланган кичә узды.

Мәдәният йорты директоры Лариса Осипова, сәнгать җитәкчесе Наташа Антипова, хезмәткәр Эльмира Алексеева, китапхәнәче Лидия Азина бу очрашуны ныклы хәзерлек белән, матур итеп уздырдылар.

Наташа Петровна кичәне күңелле итеп алып барды. Авыл җирендә яшьләрнең калмавы хәзер инде гадәти бер хәлгә әйләнде. Әмма Село Чурада ул яктан бар да яхшы, моның шулай икәне кичә барышында да күренде. Бирегә бала алып кайтырга әзерләнүче алты хатын килде.

«Өчесе өченчесен алып кайта, икесе беренчегә йөкле, ә берсе бишенче нәниен кочагына алачак. Авылыбыз килене, моңа кадәр Чаллыда эшләгән Диләрә Дмитриева беренче баласына табачак. Ул авылга кайтып, йөклелек буенча безгә исәпкә басты гына әле. Альбина Егорова ике кызына энекәш алып кайтырга җыена. Лиана Григорьева өченчегә дә малай алып кайтачак. Авылыбызның тагын бер яшь килене Ирина Алексеева беренче нәниен көтә. Ирина Никитинаның дүрт малае бар, бишенчегә кыз бирсеннәр иде дип, барыбыз да көтәбез. Рамилә Афанасьеваның бер кызы, бер малае бар, ул өченчесен алып кайтачак. Быел туган дүрт балабыз бар. Бу безнең өчен зур куаныч. Авылыбыз яшәрә, Село Чураның киләчәге бар. Кичә бик күңелле булды. Без аларга әни булу серләрен, үзләрен ничек тотарга, ничек киенергә һәм нәрсә белән тукланырга икәнен аңлаттык. Түгәрәк балалары белән хәзердән үк сөйләшергә кирәклеген дә искәрттек», — дип сөйләде Село Чура фельдшер-акушерлык пункты мөдире Анастасия Тукачова.

Бәйрәмдә төрле мастер-класслар булды
Бәйрәмдә төрле мастер-класслар булды

Шулай ук, бишек җыруларын да искә төшергәннәр. Кызыклы уеннар да онытылмаган. Йөкле хатыннарның туачак балаларына хат язулары кичәнең иң дулкынландырыгыч мизгелләреннән берсе булгандыр. Ул хатны балалары үсеп җиткәч, аларның үзләренә тапшырачаклар. Кичәдән соң да таралырга ашыкмадылар, чәй табыны янында балалар, аларны карау-тәрбияләү турында шактый озак сөйләшеп утырдылар.


Нет комментариев