Село-Чура мәктәбендә Ватанны саклаучылар елын ябу тантанасы булды
10 декабрь көнне Кукмара районының Село-Чура мәктәбендә Ватанны саклаучылар елын тәмамлауга багышланган тантаналы чара узды.
Вакыйга батырлыклар истәлеге һәм ил сагында торучыларга рәхмәт хисләре белән тулыландырылган ел йомгагына әверелде.
-Бу көн чын-чынлап үзенчәлекле булды, чөнки кунакка безнең мәктәптә белем алган укучылар килде. Аларның икесе махсус хәрби операциядә катнашучылар, ә Константин Елесеев күптән түгел хәрби хезмәтен тәмамлап кайтты. Үзләре дә шушы мәктәптә укыган егетләребез бүген укытучылары, укучылар алдына батырлык, бурыч һәм ныклык үрнәге булып килеп бастылар. Чыгарылыш класс укучыларына ихлас һәм җылы очрашулары, тормыш, бурыч һәм чын патриотизм дәресләре өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, бу дәрес укучылар күңелендә озак сакланачак, аларның дөньяга карашларын һәм тормыш ориентирларын формалаштырачак., - дип бүлеште мәктәп директоры Эльмира Тукеева.
Очрашу барышында укучылар матур һәм эчтәлекле концерт номерлары күрсәттеләр. Ә алар арасында укучылар кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Тантаналы өлештән соң барлык укучыларга төрле мастер-классларда катнашу мөмкинлеге бирелде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев