Сәвәләйдә Яшьләр боламыгы булган
Зәй районының Сәвәләй авылы Боламык бәйрәмен саклап, аны ел да уздыра. Ә соңгы елларда, алар Яшьләр боламыгы да уздыра башлаганнар.
Боламык бәйрәме — Зәй районының Сәвәләй авылында үткәрелә торган җәйге бәйрәм. Билгеле булганча, бу бәйрәм башка бер авылда да юк.
Элекке чорларда бу көнне авылдагы өлкән кешеләр җыелып, су буенда, берничә казанда ботка пешереп, табигатьтән яңгыр явуын, игеннәрнең мул үсүен сорап, иман әйтә торган булганнар.
Сәвәләйдә боламык, күкәй тәбәсе пешереп, иманнар укыйлар. Җир алласына, Күк алласына рәхмәт әйтеп, җиргә күкәй күмәләр. Ә соңыннан, бер-берсенә су сибешеп, яңгыр сорыйлар. Ә элгәре, Боламыкка 1 атна кала, Яшьләр боламыгы уздырганнар. Сәвәләйлеләр әлеге йоланы да яңартканнар.
«Яшьләр боламыгын үткәрә башлаганга әле 2 генә ел. Әбиләрдән ничек узганын, нәрсәләр эшләгәннәрен сорап, белешеп, оештыра башладык. Яшьләр боламыгы — кичке уен кебек. Монда күрше авылдан яшьләр килеп танышканнар. „Каеш сугу“, „Сигезле уены“, „Түгәрәк уен“ уйнаганнар, җырлаганнар. Бәйрәмгә барысы да матур киемнәр киеп чыкканнар. Бу яшьләр җыены булган. Алар бу кичтә үзләрен күрсәткәннәр. Яшьләр боламыгыннан соң 1 атна узгач, өлкәннәр җыелып, Боламык йоласын башкарганнар. Безнең түбән очта ул инде булды, ә Югары очта — 22 июньдә», — дип язды Сәвәләй мәдәният йорты директоры Ләйлә Сабаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев