Сәвәләй егете Артем Рябов диңгез пехотасында хәрби бурычын үти
Хәбәрләр

Сәвәләй егете Артем Рябов диңгез пехотасында хәрби бурычын үти

Артем Рябов – Зәй районының Сәвәләй авылы егете. Ул бүгенге көндә Севастопольдә Кара диңгез хәрби-диңгез флоты диңгез пехотасында хәрби бурычын үти.

Егет туган авылы мәктәбендә белем алганнан соң, Яр Чаллыда Казан федераль университетының инженер-төзүчеләр факультетында һөнәри белгечлек үзләштерә. Узган язгы чакырылышта армия сафларына китә.  

-Армиядә хезмәт итү - һәр егет өчен зур тормыш мәктәбе ул. Әлбәттә, улыбызны сагынабыз. Аның Ватаны алдындагы изге бурычын намуслы үтәве белән горурланабыз да. Бүгенге көндә илебезне саклаучы барлык егетләрнең туган якларга исән-имин әйләнеп кайтуларын көтәбез, — ди Артемның әнисе Людмила. 

Ватанны саклау, халыкның азат һәм тыныч яшәешен тәэмин итү өчен армиядә хезмәт итү, тәвәкәллек һәм батырлык күрсәтү — һәр ир-егетнең бурычы. Артемның да, солдат мәктәбен горур узып, туган якларга исән-сау кайтуын теләп калабыз.

Фото гаилә архивыннан. 

Зәй офыклары


Нет комментариев