Сарсаз Багражда СВОдан ялга кайткан хәрби белән очрашканнар
Хәбәрләр

Сарсаз Багражда СВОдан ялга кайткан хәрби белән очрашканнар

Зәй районының Сарсаз-Баграж авылы егете Михаил Пукаевны мобилизация башлангач та СВОга китүчеләрнең берсе була.

Районнарда кыска вакытлы ялга кайткан хшрбиләр белән очрашулар да даими рәвештә уза. Чирттагы шундый очрашу Сарсаз Баграж авылында булган. Михаил Пукаев авыл мәдәният йортына килеп, волонтерлар белән очрашып аралашкан. «Җиңү һичшиксез безнеке була!»,  – дип әйтә батыр егет.

«Аңа барыбыз да исәнлек-саулык телибез. Без Михаил белән горурланабыз.Тизрәк тынычлык урнашып авылдаш егетләребез һәм аларның иптәшләренең кабаттан өйләренә якыннары янына исән-имин әйләнеп кайтуларын көтәбез», – дип яза багражлылар.

Фото: Сарсаз Баграж мәдәният йорты


Нет комментариев