Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж авылы егете Александр Осипов ракета гаскәрләрендә хәрби хезмәттә

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хәрби хезмәттә булган егетләрне барлыйбыз.

Һәр ир-егетнең үз Ватаны алдында изге һәм мактаулы бурычы бар. Ул — армия сафларында хезмәт итү. Туган ягында калган әти-әниеңне, якыннарыңны, дусларыңны һәм тагын бик күпләрнең тыныч йокысын, шат тормышын саклаудан да изге, мактаулы эш бармы соң?! Менә шундый батыр, кыю ир-егетләр арасында районыбызның да күп егетләре бүгенге көндә Россиянең төрле почмакларында хәрби хезмәтен үти. Зәй районыннан Сарсаз-Баграж авылы егете Александр Осипов та алар рәтендә. 

Александр  кечкенәдән тәртипле, ярдәмчел булып үсә. Зәйдә татар гимназиясен тәмамлап, Зәй политехника көллиятендә электрик белгечлеген үзләштерә. Ул армия сафларына көзге чакырылышта алынган. Хезмәтен Калуга өлкәсендә ракета гаскәрләрендә үтә.

«Улыбыз белән хәбәрләшеп торабыз. «Әни, минем барысы да яхшы, борчылмагыз», дигән сүзләрне ишетү дә — безнең өчен зур сөенеч. Ул хезмәтеннән канәгать булуын әйтә,  характеры да җитдиләнгән. Ил-көннәребез тыныч булсын иде дип телим. Барлык әниләрнең дә уллары исән-сау әйләнеп кайтсын», — ди әнисе Эльвира белән әтисе Юрий.

Фото гаилә архивыннан.

Заинск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев