Шайтан Гәверлә кушаматы каян килеп чыккан?
Әлеге язма «Керәшен сүзе» газетасыннан алынган.
«Шайтан» кушаматы Гәверләгә кино карарга баргач, суфлер будкасында йоклап калганнан соң бирелде. Кино бетә, тамашачылар барысы да өйләренә таралалар. Клуб мөдире ишегенә йозак салып, өенә кайтып китә. Гәверлә берни сизми, тәмләп йоклый бирә.
Кинәт бер мәлне ул нәрсәнеңдер ипле генә мерелдәвенә һәм битенә ниндидер йомшак нәрсәнең кагылуына күзләрен ача. Шулчак аякларына басарга теләп кинәт күтәрелгәч, башын бик нык бәрә. Аңа кемдер китереп орды дип уйлый, һәм караңгылык эчендә ике яшькелт "ут" күреп, акырырга тотына. Гәверлә моның мәче к үзләре икәнен аңламый. Елый-елый акырып, мүкәләп сәхнә буйлап барганда башы белән стенага бәрелә. Аннары сәхнә читеннән залга мәтәлеп, ниндидер эскәмиягә юлыга. Чү, клубта түгелме соң ул? Менә тагын бер эскәмия. Тагын...
Ул төнне тынчу клуб эчендә ялгызы үткәрергә теләми, тимер ишекне әйләнә-тирәсендәге эскәмияләрнең берсе белән даң-даң кагып, сөрән сала башлый.
Күпмедер үткәч, урам каравылларга чыккан ике хатын клуб янына киләләр.
-Акырудан тукта, кем син?- ди хатыннарның берсе.
-Төн уртасында клубта шайтаннан бүтән кем акырсын, шайтардыр?.. - ди икенчесе.
- Җук, мин шайтан түгел, Кәпит Гәверләсе, – дигән тавыш ишетелә ишек аша. – Алла хакы өчен коткарыгыз!
Хатыннар клуб мөдирен эзләп китәләр. Гәверлә елый-елый сөрән салуын дәвам итә. Клубтан аны таң алдыннан гына чыгаралар. Шулай итеп, Кәпит Гәверләсе Шайтан Гәверләгә әйләнә.
(№16 (54), 26 сентябрь, 1998)
Фото: Алина Кондратьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев