Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Россиядә яңа табиб белгечлеге пәйда булачак

Россия сәламәтлек саклау өлкәсендә 1 сентябрьдән яңа вазыйфа — сәламәт озын гомер медицинасы табибы пәйда булачак.

Сеченов университеты ректоры Петр Глыбочко «РИА Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. Ул шулай ук Сеченов университетының профилактика һәм озын гомергә бәйле программалар кысасында инде хәзер үк мондый профильдәге белгечләрне әзерләү белән шөгыльләнүе турында сөйләгән. Сәламәтлек саклау министрлыгы раслаган яңа исемлектә медицина өлкәсендә 10нан артыграк яңа белгечлек барлыкка киләчәк.

Болар, аерым алганда, нутрициолог, нейропсихолог эргореабилитация буенча белгеч. Белгеч әйтүенчә, сәламәт озын гомер медицинасы буенча табиб вазыйфасын кертү — бик кирәкле гамәл. Чир куркынычын кисәтү мондый белгечләрнең төп бурычына әйләнәчәк. Әлеге табиблар кешедә чир куркынычын бәяләп, аңа юл куймау чараларын күрәчәк һәм кирәк булганда авыруны дәвалаячак.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев