Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләр индексацияләнәчәк
Индексация күләме 6,8 процент тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында.
«1 апрельдән социаль пенсияләр 6,8 процентка идексацияләнәчәк» - дип раслады парламентарий.
Нилов билгеләп үткәнчә, түләүләрнең әлеге төре иминият пенсиясен билгеләү өчен кирәкле стажы булмаган гражданнарга, мәсәлән, рәсми рәвештә эшләгән яки бөтенләй эшкә урнашмаган кешеләргә каралган.
Депутат сүзләренчә, гамәлдәге кануннар яшь буенча социаль пенсия алырга мөмкинлек бирә, әмма аны билгеләү планкасы иминият түләвенә караганда биш елга югарырак.
«Ягъни иминият пенсиясенең гомуми параметрлары 60-65 булса, социаль пенсиянеке 65-70кә тигез», - дип ачыклык кертте комитет башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев