Римма Сәмигуллина Сәрдәбәштан Ефимовлар турында язды
Керәшенчә марафонда катнашып, Арча районының Сәрдәбаш авылыннан Римма Сәмигуллина авылдагы күркәм, үрнәк 3 балалы катнаш гаилә турында язды.
Рәмзия Ефимова 1963 елда Шушмабаш авылында гади эшче гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. 3 апасының,1 абыйсының яраткан сөңелләре булып үсә. Аңа 6 ай әтисе, әбиләрен, әниләрен, берсеннән берсе кечкенә 5 баласын калдырып, фаҗигале рәвештә мәңгелек йортка күчә. Рәмзия 3 яшьтән 7 яшькә кадәр Шушмабаш балалар бакчасында тәрбияләнә.1970 елда 1 класска укырга кереп, 1980 елда Шушмабаш урта мәктәбен тәмамлый. Булачак тормыш иптәше: чем-кара чәчле,тыйнак,сабыр Сәрдәбаш авылының керәшен егете Владимир белән мәктәп елларында ук таныша.
Мәктәпне тәмамлагач, Владимир 2 елга Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә китә, ә Рәмзия Казандагы элемтәчеләр әзерләүче уку йортына укырга керә. Укуын тәмамлап яшь белгеч буларак, Арча районының төрле элемтә бүлекчәләрендә оператор булып эшләргә туры килә. 1985 елның 29 ноябрендә Сәрдәбаш авылының 5 балалы Ефимовлар гаиләсенең төпчек егетенә, кайнаналы төп йортка килен булып төшә.
Укыган һөнәре буенча эш булмау сәбәпле, фермага бозау караучы булып эшкә урнаша. 1 елдан соң гаиләләрен тулыландырып, җимешләре Руслан дөньяга килә, 5 ел аерма белән икенче уллары Рөстәм туа, ә 7 елдан соң көтеп алган кызлары Раилә туа.
Улларының икесе дә Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп кайттылар.Бүгенге көндә икесе дә гаиләләре белән Арчада яшиләр һәм эшлиләр.
Кызлары Арча аграр көллиятендә пешекче һөнәрен үзләштерде. Хәзерге көндә тормыш корып Арча районының Наласа авылында яши.
Тормыш иптәше «Северный» агрофирмасында тракторист булып эшләде, хәзерге көндә лаеклы ялда.Тормышлары үз көе генә алга тәгәрәгәндә уңышсызлык ишек какты, Рәмзия фермада бәхетсезлек очрагына эләгеп, 42 яшендә 3 төркем инвалид булып калды.
Шул вакытта иң зур терәге кайнанасы булды. Ә тормыш иптәше аны яшь баланы тәрбияләгән көбек карады.Туганнары,гаиләсе ярдәме белән аякка басты. Тормыш шулай дәвам итте. Рәмзия авырлыкларны җиңәр өчен чәчәкләр үстерә башлады.
Рәмзия ятимлектә үскәнгәдер инде 2 килене дә әти-әни назы күрмәгән балалар булды. «Аларның ничек итеп әти-әни назына сусауларын аңлатып бетереп булмый», – ди ул. Аларга үзенең йөрәгеннән чыккан бар назын бирергә тырыша. Алланың биргәненә шөкер киленнәре «әти-әни» дип, өзелеп торалар.
Төп йорт булгач ике якның туган-тумачалары гел кайтып китеп йөриләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев