Республика көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә озын ял көннәре булмаячак
Хәбәрләр

Республика көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә озын ял көннәре булмаячак

30 августта Татарстанда Республика көне билгеләп үтелә.

Төбәк җитештерү календаре буенча, бу дата бәйрәм көне булып санала. Ләкин Татарстанда озын яллар булмаячак.

Быел 30 август якшәмбегә туры килә. Мондый ситуацияләрдә федераль бәйрәмнәр очрагында ял көне бәйрәмнән соңгы эш көненә күчерелә. Әмма республика бәйрәмнәренә карата әлеге кагыйдә гамәлдә түгел, димәк, 31 август гадәти эш көне булачак.

Августта Татарстанда барлыгы 21 эш көне һәм 10 ял көне булачак.

Татар-информ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев