Подвалов-Тазов гаиләләре «Тарихта без эзлебез» фестивалендә керәшен йоласын күрсәтте
Яр Чаллының «Родник» халыклар дуслыгы йортында «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» фестиваленең муниципаль этабы узды.
Фестивальдә Яр Чаллыдан 4 гаилә катнашты. Катнашучы гаиләләр арасында керәшеннәр дә булган.
Фестиваль ике этапта узган. Катнашучылар фойеда күргәзмә оештырып, милли ризыклардан өстәл корып кунакларны каршы алганнар; сәхнәдә үз гаиләләре белән таныштырып, иҗади чыгыш күрсәткәннәр.

Күргәзмәдә Подвалов һәм Тазов гаиләләре үз мирасларын тәкъдим иткән: милли киемнәр, чигүле бистәрләр, шәҗәрәләр.
Милли ризыкларыбызны – төш, шишәрә, кишер белән пешерелгән покрау пиругы пешереп алып килгәннәр. Сүз уңаеннан, аларның әбиләре Ольга, үзе 14 октябрьдә туганлыктан, Покрауга гел кишерле пируг пешерә торган булган.
«Фестивальдә туганнарыбыз белән катнаштык. Фойеда оештырган күргәзмәдә архивта сакланган документларны да күрсәттек. 1700 елдан башлап 13 буынны үз эченә алган ыруыбыз агачын да алып килгән идек. Аны гаҗәпләнеп, сокланып карадылар. Нәселебез элек тә, хәзер дә тырыш кешеләре белән данлыклы. Түбән Кама Сабантуйларында мәйдан тоткан көрәшче Яков Тазов... Әфганстанда сугышта катнашкан подполковник Валерий Долгунов…
Чыгышыбызны бабабыз әйткән такмаклардан башладык:
Магазинга товар кайткан,
Яшелнең дә яшеле.
«Сез кемнәр?» — дип сорасагыз,
Без — Тазовлар нәселе.Фестиваль сәхнәсендә килен төшерү йоласын сәхнәләштердек. Йола буенча, яшь киленгә гаиләбезнең кадерле мирасын — 1912 елгы йөзекне бүләк итәбез. Әлеге йөзекне XX гасыр башында яшәгән Яков Тазов ясаган. Безнең бабайлар оста тимерче дә булганнар», — дип сөйләде Вероника Подвалова.


Вероника – Яр Чаллының ата-аналары тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру үзәгендә педагог-психолог. 2012 елдан архивларда эзләнеп, үз гаиләсе тарихына кагылышлы мәгълүмат туплау, ыру агачын өйрәнү белән шөгыльләнә. Уфа архивында саклана торган ревизия мәгълүматына караганда, алар ыруы кешеләре Богородское авылыннан Ләкегә килеп төпләнгәннәр. Бер кардәшләре Бакалыда яшәгән. Тарихи карталарда ул авыл Петропавловск дип күрсәтелгән.
Фестивальнең Яр Чаллыда уздырылган муниципаль этабындагы конкурста Подвалов-Тазов гаиләләре икенче урынны алган.
«Группа поддержки» шәп иде. Туганнарыбыз залдан безгә көч биреп торды», — дип әйтә Вероника.

Самат Зайцев фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев