Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Пионерларның дәвамчылары: Татарстанда балалар хәрәкәтененең бүгенгесе

19 май — Россия күләмендә балалар хәрәкәте оештырылган көн буларак билгеләп үтелә. Педагогика фәннәре, «Татарстан варислар берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе Семён Фёдоровның республикадагы балалар хәрәкәтенә багышланган язмасы.

Дәвамчанлык өзелмәде

Безнең илдә күп еллар дәвамында бердәнбер балалар оешмасы эшләп килде, ул мәктәп тормышын оештыру формасына әверелде. Бу оешма яшь буынны тормышка әзерләүдә, аның хокукларын яклауда зур әһәмияткә ия. Кагыйдә буларак, алар мәктәпләрдә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, яшәү урыннарында төзелә. Балалар оешмасы — иҗтимагый тормыш мәктәбе дә. Ул буш вакытны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрергә, шәхес буларак танылырга ярдәм итә.

Республикабызда балалар һәм яшүсмерләр оешмасының бай тарихы, педагогик-методик эшне оештыруда зур тәҗрибәсе бар. Пионер һәм комсомол оешмалары таркалган чорда Татарстан педагоглары балалар хәрәкәтенең тәрбияви мөмкинлекләрен һәм кадрларны саклап кала алдылар. Балаларны үзенчәлекле иҗтимагый коллективта тәрбияләүнең әһәмиятен исбатладылар. Бу эштә дәвамчанлык өзелмәде. 

Татарстанның шул вакытта гамәлдә булган «Яшьләр турында»гы һәм «Мәгариф турында»гы законнары укучыларның балалар һәм яшьләр оешмаларына берләшү хокукын яклый. Дәүләт учреждениеләренә исә яшь гражданнарның бу төр оешмаларга керүенә, алар эшчәнлегендә катнашуына булышлык итү бурычы йөкләнә. Ул оешмаларга рәсми теркәлеп, юридик статуска ия булып, үз эшчәнлекләрен җәелдерү өчен тиешле кануни, норматив-хокукый, концептуаль һәм оештыру нигезләрен булдыру шарт. Ул чакта республикада шушы таләпләрне үтәп, рәсми теркәлгән оешмалардан «Татарстан балалар һәм яшүсмерләр федерациясе»н, «Татарстан варислары берлеге»н атап үтәргә мөмкин. Татарстан варислары берлегенең «Мирас юлы», «Эзтабар юлдашлар» шикелле үзенә генә хас программалары, уңышлы эшләре бар. Бу берлек эшчәнлегенең төп юнәлешләре — «Туган як серләре» экспедициясе, гаилә шәҗәрәсен төзүгә багышланган «Минем гаиләм» акциясе, гаилә ядкарьләрен саклауга юнәлтелгән «Әбием сандыгы» операциясе, татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган ягына «Тукай эзләре буйлап» сәяхәте, республика активының «Мирас» лагеры.

Болардан тыш, Татарстан варислар берлеге пионер оешмасы традицияләрен дәвам итә: тимурчылык эшенең (хәзер волонтёрлар хәрәкәте дип атала) безнең оешмада беркайчан да туктап торганы булмады. «Мирас юлы», «Эзтабар юлдашы» программалары — әйдәманнарга, класс җитәкчеләренә укучылар оешмаларының мөмкинлекләрен тәрбия эшчәнлегендә киңрәк файдаланырга нигез, ә укучыларга мөстәкыйль фикер йөртү, социаль проектларда катнашу, үзләрен туган як һәм туган ил тормышына лаеклы өлеш кертүче итеп тою мөмкинлеге бирә. 

Безнең варислар берлегенең үз артибутлары бар: Татарстан дәүләт символикасы элементлары кергән галстук, значок, белгечлекләрен күрсәтә торган билге...

Бурыч — яңача яшәргә өйрәтү

Хәзерге вакытта Татарстан балалар хәрәкәтендә — 359 мең 793 бала, ягъни мәктәп укучыларының 84,7 проценты. Бүгенге көндә республикада Татарстан варислары берлеге, Бөтенроссия «Яшь армияче» балалар-үсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге, җәмәгать тәртибен бозуларга юл куймау-профилактика буенча мәктәп отрядлары, наркотикларга каршы көрәш буенча республика волонтёрлык проектын тормышка ашыручы мөстәкыйль отрядлар, тимурчылык, волонтёрлар хәрәкәте, Бөтенроссия «Җиңү волонтёрлары» иҗтимагый оешмасының республика төбәк бүлеге, Россия «Алдынгылар хәрәкәте» иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге эшләп килә. 
Бүгенге көндә балалар хәрәкәте эшчәнлеген җанландыруда мәктәпләрдә «Мәгариф» дәүләткүләм проектының «Россия Федерациясе гражданнарын патриотик рухта тәрбияләү» проекты кысаларында, 2022 елның 1 сентябреннән директорларның тәрбия һәм балалар иҗтимагый оешмалары белән үзара бәйләнешне булдыру буенча киңәшчеләре (ул Россия мәгариф министрлыгы тарафыннан кертелгән) булуы да зур этәргеч булып тора. 

Соңгы елларда Татарстан варислар берлеге, республикада балалар хәрәкәтен үстерү буенча «Урман могҗизасы» консультатив үзәге (җитәкчесе — педагогика фәннәре кандидаты Владимир Дергунов) белән, әйдәманнар һәм класс җитәкчеләре, өстәмә белем бирү учреждениеләре методистлары өчен төрле семинарар, җыеннар үткәрә. 

Хәзерге иҗтимагый-икътисадый шартлар яңача яшәргә һәм эшләргә сәләтле, үз тормыш дәрәҗәсе өчен җаваплы кешеләр тәрбияләү бурычын куя. Әмма мөстәкыйльлек һәм җаваплылык хисенә ия шәхес тәрбияләүгә карата социаль таләпнең дәүләт сәясәтендә чагылыш тапмавы балалар хәрәкәтенең, аның эшчәнлегенең җитәрлек дәрәҗәдә бәяләнмәвен күрсәтә... Заманча тәрбия алган кеше үз халкының милли традицияләрен белергә, дөнья мәдәнияте кыйммәтләрен үзләштерергә, дөньякүләм мәдәни яссылыкта тулы хокуклы шәхес булырга тиеш.

Семён ФЁДОРОВ, педагогика фәннәре кандидаты, «Татарстан варислар берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе, республика мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге» методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев