Пётр Уразайкин: «Көн кадагындагы бурыч булып СВОдагыларга булышу тора»
Пётр Уразайкин Татарстан Республикасы төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә утырышында Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының Зәй бүлегендә башкарылган эшләре турында сөйләде.
Зәй район башлыгы урынбасары, республика керәшен оешмасы идарә члены Петр Уразайкин район керәшеннәре соңгы елларда төп бурычны СВОдагыларга ярдәм итүне билгеләгәненә басып ясады. Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының Зәй бүлегендә башкарылган эшләре белән таныштырды.
— Зәй керәшеннәре районда зур эш алып бара. Көн кадагындагы бурыч булып махсус хәрби операциядәгеләргә булышу тора. Егетләр өчен машинага запчастьлар, дроннар ачыклаучы приборлар, генераторлар, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, эчке киемнәр җибәрелде. СВО зонасына моңа кадәр Зәй керәшен оешмасы җитәкчесе булган Валентин Атласов 24 тапкыр гуманитар ярдәм илтте, үзем 10 тапкыр бардым.
Һәр керәшен авылында, диярлек, волонтерлар маскировка челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре ясый, эчке киемнәр тегәләр. Һәркем үз ярдәмен кертергә тырыша. Эшмәкәрләребез дә зур өлеш кертәләр.
Ялга кайткан керәшен егетләре өйләнгәндә, идәрә членнары ЗАГСка барып, аларны котлый. Шулай ук, уллары, ирләре СВО зонасында булган гаиләләргә булышып торабыз.
Традицияләрне яңартып, авылларда керәшен бәйрәмнәрен, авыл көннәрен уздырабыз. Шулай ук, авылларда Ак дәдәйләрне сайлыйбыз, алар иң абруйлы кешеләр булып, бөтен эшләре башлап, халыкны җәлеп итеп йөриләр. Дини тормышка да зур урын бирелә. Зәйдә Изге Макарий чиркәве төзелеп килә, авылларда да иман йортлары реставрацияләнә, торгызыла. Качмануда керәшен авылларында су керү урыннары булдырыла, литургияләр уздырыла. Балалар, яшьләр арасында патриотик тәрбия алып баруга зур игътибар бирелә. Социаль челтәрләрне дә алып барабыз, авылдашлар дә актив эшли. Әлеге төркемнәрдә район керәшен җәмгыяте эшләре белән таныштырабыз. Керәшен тормышына балаларны, яшьләрне күбрәк тартырга тырышабыз, — дип сөйләде Петр Сергеевич.
Үз чыгышында республика керәшен оешмасының җитәкчесе Иван Егоровка һәрдаим ярдәме өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримовның бу эшләрдә һәрвакыт теләктәшлек иткәнен билгеләп узды.
Фото: Алина Кондратьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев