Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Пётр Емельянов: «Метрикә кенәгәләрен өйрәндем 8-9 буынны ачыкладым»

МЧСта янгын сүндерүче булып эшләүче прапорщик Пётр Емельянов ыру тамырларын өйрәнә.

Мамадыш районының Новый поселогында (Берсут) яшәүче Емельяновлар гаиләсендә 12 июльдә туган малайга исем сайлап баш ватмыйлар. Фёдорның әнисе Мария бу оныгына Пётр исемен кушарга тәкъдим итә. Изге апостоллар Пётр һәм Павел көнендә туган малайга бу исем туры килеп тора. Бигрәк тә, Фёдорның бертуганы Пётр шатлана. Өстәвенә, оныкның ерак бабае да Пётр исемле булган. Кече Пётрга 6 яшь булганда, Анатыш авылы чиркәвендә (Балык Бистәсе районы) аны чумылдыралар. Әтисенең бертуганы, шул авылда яшәүче Наталья аның урсанае була. 

Мәктәптән соң элемтә техникумын, аннан Казан авиация институтын тәмамлый. Казанга килгәч, үзе кебек керәшен яшьләре белән аралаша. Инде 12 ел МЧСта эшләүче Пётр, хезмәте катгый график буенча булганлыктан, хәзер Җәкәү йортындагы бәйрәмнәргә еш йөри алмый. Эштән буш араларда ыру тамырларын өйрәнә. 

— Берничә ел элек гаиләбез тарихы белән кызыксына башладым. Элгәреге әби-бабайларның кемнәр икәнен белү өчен, дәүләт архивына бардым. Ревизия язмаларын, метрикә кенәгәләрен өйрәндем. «Туганайлар» газетасы аша керәшен авылларын өйрәнүче тарихчы Валерий Зарубин белән таныштым. Ул киңәшләре белән ярдәм итеп тора. Интернеттагы сайтларны да актардым. Барлыгы 8-9 буынны ачыклый алдым. Башта — әтиләр яклап Емельяновларны, аннан — әни ягыннан Домниннарны барладым. Әби-бабайларны өйрәнә торгач, ыру агачының зур һәм күп тармаклы икәне ачыкланды. Ырудагыларның барысы да — керәшеннәр. Әбиләр яклап — Саркеевлар, бабайлар буенча Фоминнар... Тамырлары белән, бабайлар бер приходка караган Албай һәм Зур Арташка; әбиләрнең берсе — Колышчыга, икеесе Владимирга барып тоташа, — дип кыскача гына сөйләп үтте Пётр Фёдорович. 

Эштән, архивтагы эзләнүләрдән буш арада ул, хатыны, казах кызы Дарина белән туган йортына кайтып, өйдәгеләр хәлен белергә дә җай таба. Гомер буе төзелештә эшләгән әтисе Фёдор Александрович белән урман хуҗалыгында бухгалтер булган әнисе Раиса Григорьевна аларны керәшен сые тулы табын белән каршы алалар. 

Питрау көнне туган керәшен егете Пётр кечкенәдән үк, әтисе һәм энесе Валерий белән бергәләп, 12 июльгә кадәр каен себеркесе әзерләү өчен урманга чыгуларын да телгә алды. Өйдәгеләр кырык эшне кырык якка ташлап, күп итеп Питрау себеркесе бәйләп калырга тырышканнар. Дәва үләннәре кушып бәйләнгән Питрау себеркесенең сәламәтлек өчен файдалы икәнен аңлап, Емельяновлар бу традицияне гомер буе саклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев