Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Җөри авылының асыл затлары

Әлеге язма Мамадыш районының Җөри аввылында туып-үскә Надежда Вятскинаның «Керәшенчә марафон»да язылганнарыннан алынды.

Һәрбер авылның үзенә генә хас матур җирләре, үзенчәлекле корылмалары бар, шулай ук горурланырлык кешеләре бар. Безнең Җөри авылында да алар күп, чөнки һәрбер кеше күпкырлы савыт кебек һәм аларның яхшы яклары күбрәк.

Ивановалар (Валячкалар) укытучылар династиясе рус теле һәм әдәбияте серләрен ачучы. (3 рус теле укытучысы). Игнатьев( чымый) Михаил Филиппович - укытучы-фронтовик , мәктәп һәм партия оешмалары җитәкчесе булып эшләгән авыл тарихында тирән эз калдырган шәхес.

Бүгенге көндә "Беркемгә дә кирәкмәгән сугыш" дип аталган Әфган сугышы безнең авылны да читләтеп узмаган. Җөри үзенең улларын анда да озата, барысы да исән-имин әйләнеп туган якка кайталар. Авылның ике егете орден " Красной звезды" кавалерлары була. Васильев( Җомбый) Василий Егорович туган ягына кайткач Әлмәт физкультура техникумын тәмамлап, авылда физкультура һәм ОБЖ укыта, бүгенгесе көндә МЧС та эшен дәвам итә. Егоров Иван Михайлович туган якка әйләнеп кайткач, югары белем ала, үз тырышлыгы нәтиҗәсе ул бүгенге көндә. Председатель правления региональной общественной организации кряшен Республики Татарстан, АО "ХК" Ак Барс " генераль директоры, җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты. Урысчалатып әйтсәм , "авылыбызның төп спонсоры" туган авылына ярдәм күрсәтеп тора. Авылыбызның йөзек кашы булган, Җөри авылын Россиягә таныткан "Питрау" бәйрәменең инициаторы да ул. Иван Михайлович, жыр-моңга бай кеше. Ул бик оста гармунчы да әле. Кечкенә вакытымда аның уйнаганнарын тыңларга бәхет елмайган иде.

Авылымның сандугачлары турында язмыйча калу дөрес булмас. Герасимова (барлан) Галина Петровна-Мамадыш районы, Дүсмәт авылында туып-үскән кыз. 40 елга якын мәктәп балаларын сихри химия дөньясы белән таныштыруын дәвам итә. Матур җырлый. Озак еллар мәктәптә керәшен фольклор түгәрәгенә укучыларга үзебезнең җыру һәм бию нечкәлекләрен өйрәтте. Никитина Надежда ( галава Надька тути), Петрова Мария (Тыртыр Марҗый тути), Никитина Раялар ( шынгыртык Рая тути) авылның мәдәни тоткасыдыр. Алардан башка чаралар үтми. Никитина Рая Аргентинаның икенче ягы белән таныштырып китәсем килә.

Ул Мамадыш районы, Комаровка авылы кызы. Минзәлә медицина училищесын тәмамлагач Кукмара балалар тудыру йортында акушерка булып эшли. Авылдашыбыз Илья дәдәй Никитин белән тормыш корып җибәргәч Җөридәге ФАПта фельдшер булып эшли. Ул ачык йөзле, киң күңелле кеше. Ак халатлы кешеләрдән балалар гадәттә куркалар, ә без Рая ападан курыкмый идек. Мөгаен шуңадыр, колакларымны тиштерергә дә батыраеп кергән идем врач апа янына. Һава торышы нинди булуга карамастан, көндезме, төнләме ул авыру янына ашыга. 2 яшемдә әбинең дару төймәләрен ашагач, мине үлем тырнагыннан алып калган кеше ул. врач апабыз"атказанган медицина хезмәткәре" исемен йөртә. Рая Арсентьевна үз эшенең остасы гына түгел, ул уңган хуҗабикә, зирәк хатын һәм акыллы мама (әни)да. Ул 3 ир-егеткә гомер биргән кеше. Уллары белем алып Мамадыш төбәгендә төпләнделәр. Икенче улы Вадим дәдәй ( мин 1 класста укыганда, ул 11 класста укый иде) мәктәпне медальга тәмамлаучы бердәнбер керәшен егете. Ул кечкенәдән үзлектән тальян, баян, синтезатор кебек уен коралларын үзләштереп авылны, мәктәпне баянистлы иткән кеше.
Шулай итеп, чын асыл ташлар ялтыраган кебек, минем авылдашларым да үз хезмәтләре белән асыл затлар исеменә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев