Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Өлкән классларда укыту программасы үзгәрәчәк

Проектны июль аенда раслау күздә тотыла.

Россия Мәгариф министрлыгы өлкән сыйныфларда укыту программасын үзгәртәчәк. Яңартылган белем бирү стандарты 2027 елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов «РИА Новости» агентлыгына интервьюда сөйләгән.

Интервьюда әйтелгәнчә, 2027 елның 1 сентябреннән урта гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем стандарты гамәлгә керәчәк.

- Без укыту эчтәлеген гамәлирәк һәм заман таләпләренә туры килә торган итү бурычын куйдык, — дигән Кравцов.

Яңа кагыйдәләр буенча укучылар барлык фәннәрне дә төп (база) дәрәҗәдә генә өйрәнә алачак. Моңа кадәр исә кимендә ике фәнне тирәнтен өйрәнү мәҗбүри иде. Математика, физика, химия һәм биология фәннәре программалары тормышта куллануга күбрәк юнәлтеләчәк. Шулай ук ясалма интеллект технологияләре белән эшләү күнекмәләре дә метапредмет нәтиҗәләр исемлегенә кертеләчәк.

«Проектны июль аенда раслау күздә тотыла», — дип йомгаклаган Сергей Кравцов.

«Интертат»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев