Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Ольга Гыйльметдинова: «Керәшенлекне саклау өчен, йолаларны саклау өстендә эшләргә кирәк»

Керәшенчә марафонда катнашучы Ольга Гыйльметдинова «Керәшен әдәбе» төшенчәсе турында язды.

— «Керәшенлекне ничек сакларга?» дигән сорауга йола-гадәтләрне саклау өстендә эшләргә кирәк, дип тә җавап биреп булыр иде. Ә ничек итеп? Бу сорауга жавап табуы авыррак. Йолаларны сәхнәдән карап кына саклап булмас шул. Керәшенлекне катнаш гаиләләрдә саклап калуның да барып чыгасына ышаныч юк. Керәшен-рус гаиләсендә балалар — рус, керәшен-татар гаиләсендә балалар татар булып үсә. Лидия Пасыева әнә «Керәшен аумакай ул», дип язган. Бу сүзләрне уку күңелгә авыр булса да, килешми чара юк. Җырчы Җәкәү җортында оештырылган түләүсез кичәләргә дә керәшеннәрдән күбрәк бүтәннәр йөри. Быел «Май чабу»да Дмитрий Баранов уенга чыккан түтиләрнең исемнәрен сорагач, Начтук, яисә Анный түгел, башка исемнәр күбрәк ишетелде. Татар әбиләре рәхәтләнеп күңел ачып, рәхмәтләрен укып, «тагын киләбез», дип кайтып китәләр. Шундый матур кичәләрдә очрашып, аралашып яшәргә үзебезгә нәрсә комачаулый? 

«Балаларга нинди тәрбия бирергә?», дигән сорауга да җавап бирүе авыр. Тәрбия гаиләдә бирелергә тиеш икәнен беләбез, ә үзең дә белмәгәнне балаларга ничек өйрәтергә? «Керәшен балалары өчен инде быел 15нче тапкыр оештырылачак «Айбагыр» этнолагерында», — дип җавап бирер идем. Бу проектның кыйммәте билгеләп бетергесез. Заманында «Айбагыр»да тәрбияләнгән Игорь Шрыков, Аида Сахарова, Алексей Дмитриев, Денис Михайлов һәм башкалар — бүген керәшен яшьләрен әйдәп баручылар. Әмма «Айбагыр» проекты белән дә бар да алда-гөл түгел шул. Авыл балаларын җыеп булмый. «Путевка бәяседә кыйммәт, җәй көне авылда эш вакыты да», дип, әти-әниләр балаларын җибәрми. Ә шәһәр балалары рәхәтләнеп килә, тик татарча белмиләр. Өйрәтеп кара син аларга керәшен җыруларын. Җыр өйрәнмәсәләр дә, үзләренең туганнарын булса да табалар. Оныгым Василиса, «Без быел 5 туган ял иттек», — дип куанып кайткан иде үткән ел.

«Бүгенге көндә керәшенлекне саклый торган матбугат чаралары бармы?», дигән сорауга мин: «Бар», — дип җавап бирәм. Керәшен культура-агарту газетасы — айга ике тапкыр чыга торган бик матур «Туганайлар» бар. Тик газетаның тиражы 1241 генә. Әле шул санаулы керәшеннәрне газетага яздырту өчен дә күпме көч түккәннәрен редакция хезмәткәрләре үзләре белә. Һәр керәшен гаиләсенә «Туганайлар» килсен иде... 

Керәшеннәрнең йөзек кашы — «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле дә бар әле безнең. Авылыбыздан талантлы ике кыз һәм бер егетнең шушы данлыклы ансамбльдә халкыбызга хезмәт итүләре белән чиксез горурланам. Керәшенлекне саклыйм, дисәң: «Туганайлар»га языл, Җырчы Җәкәү җортына йөр, «Бәрмәнчек» концертларын калдырма, балаларыңны «Айбагыр» лагерына җибәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев