Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Ольга Гыйльметдинова 1973-1974 елларда булган истәлекләрен сөйләде

Хәтер бит ул бик гаҗәп нәрсә. Кайчагында бер дә кирәкмәгән нәрсәләрне саклый, ә кирәкләрен онытырга да мөмкин.

1972, 1973 елларда җәйләрен корылык булганын кайсыгыз хәтерли? Корылык аркасында Сабантуй бәйрәмнәрен үткәрүне тыю, хәзерге көндә ничек яңгырый? Мамадыш районының Владимир авылы керәшеннәренең бәйрәмне үткәрү өчен кешеләрдән җыелган яулыклар өчен хөкүмәт җитәкчеләре белән көрәшүләре, саклап калынган яулыклар өчен 2 июль көнне кич белән авыл батырына көрәш оештырганнарын, мин үзем дә шушы көндәлекләрдән укып кына белдем!

Мин, кыз кеше булсам да, ул көрәшне карарга нык ярата идем. Без, югары очлар, Сукырларның Микулай дәдәй өчен җан атсак, түбән очлар Күпейләрнең Демьян дәдәйгә көч биреп торалар иде. Клуб бакчасы тулы халык, көрәш бетмичә клубка да кермичә, авыл батыры өчен барган көрәшне күзәтә иде. Аннан инде өерелешеп клубка керәләр, соңрак, мин язганча «бик шәп вечер» башлана. Ул елларда бүләк өчен түгел, ә «Авыл батыры» дигән исем өчен генә көрәшүче, бер-берсенә бил бирми торган көрәшчеләр күп иде безнең авылда.

Өстә искә алганнарга өстәп, Иванов Николай Ильич, Кәҗәләрнең Иван дәдәй, Әрчин Пауал дәдәйләрне өстәп куясым килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев