Октябрьдән Казан – Адлер поезды йөри башлаячак
Хәбәрләр

Октябрьдән Казан – Адлер поезды йөри башлаячак

Бу хакта Горький тимер юлының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче рейска поезд Адлердан 30 октябрьдә 22:38 сәгатьтә кузгалып китә. Ул Казанга 2 ноябрьдә 00:50 сәгатьтә килеп җитә. Татарстан башкаласыннан состав 2 ноябрьдә 14:00 сәгатьтә кузгала һәм 4 ноябрьдә 15:53 сәгатьтә Адлерда булачак.

«Алга таба ул аерым көннәрдә ел әйләнәсе йөрүен дәвам итәчәк. Юлда Саранск, Пенза, Ростов-Дон, Краснодар, Сочи һәм башка шәһәрләрдә тукталышлар каралган», — диелә хәбәрдә.

Поезд составына уңайлы купе вагоннары һәм СВ вагоннары керә. Балалы пассажирлар, хәрәкәтләнүдә кыенлыклар кичергән гражданнар һәм аларны озатып йөрүчеләр өчен урыннар бар.

Ватаным Татарстан


Нет комментариев