Нина Трушова: «Тәре почмагы йортыбызны бәла-казалардан саклаучы»
Тәре алды, тәре почмагы һәр керәшен йортында бар. Мамадыш районының Колычшы авылыннан Нина Трушова үзләрендәге тәре почмагы турында язды.
– Тәре почмагы безне, йортыбызны бәла-казалардан, яман күзләрдән саклаучы, яклаучы булып тора. Бәйрәмнәрдә шәм ягып белгән иманнарыбызны әйтеп торабыз. Юлга чыкканда, әшәке болытлар кигәндә дә ярдәм сорап тәре алдына килеп басабыз, ходай үз бәндәләрен ташламый, ярдәм итә. Тәре алъяпкычларына килгәндә ниндиләре генә юк хәзер. Барда инде матур, оста итеп чигүчеләр. Сокланып туеп булмый, күз явын алалар. Икенче фото безнең музейдагы тәре почмагы.

Нина Трушова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев