Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Неупивемая чаша» чиркәве приход советы председателе диакон Михаил Мироновка иерей саны бирелде

Карендәшебез диакон Михаилны иерей итеп билгеләү — хиротония 20 августта Чаллыдагы рус православие храмында булды.

Бу көнне биредә, Яктыртучы Митрофан Воронежский истәлегенә, Чаллы һәм Алабуга епискобы, архиерей Гавриил литургия уздырды. Архипастырьга Яр Чаллы епархиясе секретаре протоиерей Андрей Лосык, Кама аръягы чиркәү округы благочинные протоиерей Андрей Дубровин, Алабуга чиркәү округы благочинные иеромонах Кирилл (Забавнов), Алла Анасының «Неупиваемая Чаша» тәресе чиркәве настоятеле протоиерей Владимир Иванов һәм башка священниклар ярдәм итте. 

Литургия барышында архиерей диакон Михаил Мироновны иерей итеп билгеләде — хиротония уздырды.

«Ул хәзер, отец Владимир белән бергә, келәүләр уздырачак. Чумылдырырга да, кәбен коярга да өйрәнер. Аңа ярдәм итәргә тырышыгыз, әмма батюшкага да кайчакларда ял итәргә — үз семьясы, хатыны, балалары янында булырга кирәген онытып бетермәгез», — дип әйтте епископ Гавриил.

Иерей Михаил, үзенә ышаныч күрсәткәне өчен, владыкага рәхмәтен җиткерде. 

Чиркәү-славян һәм чиркәү-керәшен телләрендә уздырылган келәүдә Яр Чаллының керәшен приходындагы карендәшләр дә катнашты. Алар, хиротония уңаеннан, Диакон Михаилга үзләренең ихтирамнарын белдерү, аның православие динен ныгытудагы тырышлыкларын хуплау йөзеннән, келәүгә милли керәшен киемнәреннән килгәннәр иде. Тиешле иманнар укылганнан соң, епископ Гавриил иерей Михаилга, яңа санына туры килә торган чиркәү киеме, күкрәккә тагыла торган кач һәм келәүләрдә укыла торган иман кенәгәсе (служебник) тапшырды. Чиркәүдәгеләр, барысы бер кешедәй, «Аксиос!» («Лаек») дип кат-кат кабатлады.

Фото: Кряшены

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев