Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мөслимдә Халыклар бердәмлеге елына багышланган зур бәйрәм узды

Мөслим районының Г.Тукай исемендәге мәктәбендә Халыклар бердәмлеге елына багышланган бик матур һәм истәлекле чара үтте.

Бу кичәдә районның күпмилләтлелеген, төрле халыкларның дуслыгын һәм бердәмлеген күрсәттеләр. Чарада район мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Хәбибуллина, Халыклар дуслыгы йортының район вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов, җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Галина Романова катнашты. Алар үз чыгышларында халыклар дуслыгының мөһимлеген ассызыкладылар һәм төрле милләт яшьләрен бер-берсенә хөрмәт белән карарга өндәделәр.

Кичәдә барлыгы 11 милләтнең мәдәнияте тәкъдим ителде. Һәр милләт үзенең йола-гадәтләрен, милли киемнәрен, җырларын һәм биюләрен күрсәтте.

«Халыкка, аеруча, Ренат Рифович 6"б" классы укучыларының һәм аларның әти-әниләре, әбиләре белән бергәләп,  керәшен мәдәнияте белән таныштырулары бик ошады. Алар керәшен халык ашларын тәкъдим иттеләр, кунакларны милли ризыклар белән сыйладылар. Шулай ук, керәшен җыруларын башкарып, Олы көн йоласын сәхнәләштереп, тамашачыларны сокландырдылар», – дип язды Галина Романова.

Алар тамашачыларның мәхәббәтен яулап, 1000 сумлык сертификат алдылар.

Бу чара Мөслим районында яшәүче төрле милләт халыкларының бердәмлеген, дуслыгын һәм үзара хөрмәтен тагын бер кат раслады. Ул киләчәк буыннар өчен дә яхшы үрнәк булып торачак.

Фото: Галина Романова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев