Монай авылында тынгысыз волонтерлар Яңа ел каникулларында да эшләде
Аларның ярдәме махсус хәрби операциядә катнашучыларга юнәлдерелгән.
Монай авылында яшәүчеләр, шул исәптән балалар да, көн саен авыл клубына җыелып, алар өчен бик кирәкле булган маскировка челтәрләрен үрә.
«Безнең волонтерлар Яңа ел каникулларын да файдалы итеп үткәрә. Аларның һәрберсе үз өлешен кертә. Бу эшкә балалар да бик теләп кушыла. Бу эш бик мөһим, чөнки без махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итәбез», – дип сөйләде Монай авылы клуб җитәкчесе Надежда Бакаева.
Бу игелекле эшләр авыл халкының бердәмлеген һәм ярдәмчел булуын күрсәтә.Надежда Бакаева сүзләренчә, бу эшкә җәлеп ителгән һәркем хәрбиләр өчен үзеннән өлеш кертүен аңлый. Балалар да авыл клубына ашыга, чөнки алар да үзләрен кирәкле итеп хис итә. Аларның куллары белән үрелгән челтәрләр, солдатларның тормышын саклап калыр.

Надежда Бакаева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев